Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

ТАССРның 100 еллыгына йомгак.

2 декабрь көнне,  Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына багышланган мәдәни йомгаклау чарасы узды. Очрашуга төбәгебезнең танылган язучы-шагыйрьләре, җырчы-композиторлар, нәфис сүз осталары җыелды.

Шагыйрьләр Таһир Шәмсуаров, Мәһәрша Вәлиуллова, Гүзәл Талипова, Илсөяр Салахова, Әлфия Сөләйманова, Фәридә Әхмәтшиналар чыгышлары күңелләребезгә Татарстан белән горурлану, телебезнең бөеклегенә дан җырлау күңелләрне күтәрде. Автор-башкаручылардан Гөләндәм Кәбирова, Мансур Хәсәновлар тагын бер тапкыр үзләренең халык талантлары икәнлекләрен расладылар.

   11 гимназиядә эшләүче “Айсылу” балалар театры  Һади Такташның “Тәүфыйклы песи” әсәрен сәхнәләшерде.

Яшьләр һәм “Айсылу” балалар театры җитәкчесе, Шәрәпова Зөмәрә  Ләбип кызы, Таһир  Шәмсуаровның шигырен сөйләп сокландырды.    

   Без Татарстаныбыз белән горурланабыз һәм киләчәктә дә әлеге күркәм эшләр дәвам итәчәк.