“Якташларыбыз туры эфирда” циклы кысаларында Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Гәүзәл Талипова белән туры эфир.
14 нче октябрь көнне, Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә “Якташларыбыз туры эфирда” циклы кысаларында, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Гүзәл Талипова белән туры эфир узды. Эфир барышында сүз әдәбиятыбызның таҗы саналган шигърият, татар язучылары, театр сәнгате турында барды. Гүзәл Талипованың үзенчәлекле шигырьләре, туры эфирдан килгән мәгънәле сораулар, үтемле җаваплар әңгәмәгә җан кертте. Гүзәл Талипова белән туры эфирда очрашу “Дөньяны матурлык коткарыр” дигән гыйбарәне тагын бер кат раслады.