"Йөгерүче китап"
1 сентябрьдә "Йөгерүче китап" Бөтенроссия социомәдәни акциясе үткәрелә. Ул Белем көненә һәм илебез атом тармагының 75-еллыгына багышлана.
2018 елдан башлап үткәрелә торган акция китапханә җәмәгатьчелеге вәкилләрен һәм Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр китап сөючеләрне берләштерә.
Көзге йөгерешкә Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләре дә кушылды.
Акциядә катнашучыларның маршруты шәһәр урамнары буйлап узды. Китапханәчеләр барлык маршрут буенча үтеп баручыларга аларның эрудицияләрен тикшерү өчен сораулар бирделәр һәм истәлекле буклетлар, флаерлар тапшырдылар.
Бәйрәм Тукай урамында тәмамланды. Биредә, чарада катнашучылар өчен «Кызыклы дәресләр илендә» дигән интеллектуаль мәйданчык оештырылган иде, анда балалар белән кызыклы уеннар, конкурслар һәм викториналар үткәрелде.