«Хатын-кызга ярату белән»
5 март көнне, халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Долголетие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә «Хатын-кызга ярату белән» дигән әдәби кичә уздырдылар. Бәйрәм барышында хатын-кызга багышланган матур шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Кунаклар кызыклы уеннарда һәм викториналарда катнаштылар, әлеге күркәм бәйрәм турында аз билгеле булган фактлар белән таныштылар. "Хатын-кызга ярату белән" дигән күчмә күргәзмә аеруча зур кызыксыну уятты.