Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Әдәби бакча»

26 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли  әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Әдәби бакча»  клубы эшен башлап җибәрде. Клубның максаты: китаплар, әдәби әсәрләр аша туган телгә, халкыбыз тарихына, гореф – гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, китап укуга кызыксыну уяту, уртак кызыксыну булдыру, клуб әгъзаларының иҗади сәләтләрен ачыклау һәм күрсәтү.

Клуб кысаларында «Олы сәнгатькә багышланган гомер» әдәби музыкаль  кичәсенә әдәбият сөюче дусларыбыз җыелды. Чарага туган ягыбызның талантлары - җырчы Әлфия Низамова, танылган баянчы, Ф. Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесе лауреаты Равил Гыйматдинов чакырылды. Әлфия Низамовнаның халыкчан җырлары, Равил Гыйматдинов татар халык көләрен уйнавы «Әдәби бакча» клубы әгъзалары күңеленә хуш килде. «Шигъри мизгел» сәхифәсендә исә танылган шагыйрәбез, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Мәһәрша Вәлиуллова, “Сүнмәс ялкын” ансамбле солисткасы Гәүһәр Капустина сөйләгән шигырьләр кунакларыбызны ихлас күңелдән елмаерга мәҗбүр итте!  «Әдәби бакча» утырышына килүчеләр яңа китаплар, газета-журналлар белән таныштылар. Татар язучылары Зифа Кадырованың “Яраларың белән яратырмын”, Р. Габделхакованың “Көзге яшен” китапларыннан өзекләр,  Разил Вәлиев, Хәсән Туфан шигырьләре укылды. Шулай ук «Әдәби әсәрләрне таны», «Сурәтләр белән әдәби әсәрләрне берләштер» дип исемләнгән әдәби викториналар, «Караоке», «Кем өлгер?» музыкаль уеннар үткәрелде. «Әдәби бакча» клубы күңелләребезгә матурлык өстәде, галиҗәнәп китапка тартты.