Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

Лениногорск Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре киңәшмәсе.

28 гыйнвар көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Лениногорск Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре киңәшмәсе узды.

Җыелышта, республика һәм муниципаль бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм бу тармакта 30 елдан артык эшләгән Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре: Солтанова А. З., Мифтахова Р.Ш., Галимова А. Я. лаеклы ялга озату узды.

Киңәшмәдә шулай ук китапханәләрнең конкурс-проект һәм туган якны өйрәнү эшчәнлеге, ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын әзерләү һәм бәйрәм итү мәсьәләләре каралды.