«Канат астында илһам чыганагы»
21 гыйнвар көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Канат астында илһам чыганагы» дип исемләнгән шигъри кичә узды.
Кичәнең кунаклары ЛМХПКНЫҢ 1 курс студентлары иде. Алар «иҗат», «илһам» сүзләренең әһәмияте белән таныштылар, төрле музыкаль әсәрләр тыңладылар. А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, А.А.Блок, А.А.Ахматова, М.И. Цветаева, Е.А. Евтушенко һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар.