«Могҗизалар китапханәдә»
17 декабрь көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Могҗизалар китапханәдә» дигән әдәби-шигъри квест узды. Чарада Лениногорск нефть техникумының яшь шагыйрьләре катнашты. Төрле станцияләреннән торган квестта алар үзләренең әдәби белемнәрен һәм шигъри талантларын күрсәттеләр.