«Мәхәббәт турында сөйләшик» әдәби баттл
20 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Мәхәббәт турында сөйләшик» дигән әдәби баттл узды.
Китапханәдә яшь шагыйрьләр - Лениногорск нефть техникумы студентлары һәм төбәгебезнең танылган шагыйрьләре Марат Мавлин, Николай Карасев, Таһир Шәмсуаров, Николай Казаков, Елена Афанасьева, Полина Аралина, Алия Гобәйдуллина очраштылар.
Очрашу җылы, дус шартларда узды. Яшь шагыйрьләр үз иҗатларына бәя алдылар, олы шагыйрьләрнең шигырьләр язу буенча киңәшләрен тыңлап уздылар.