«Без барыбыз да бердәм» аралашу сәгате
Көзге каникулларның беренче көнендә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә шәһәребезнең 8 нче урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары һәм 6 нчы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Балалар өчен Китапханә буенча экскурсия үткәрелде. Шулай ук, Россиянең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Без барыбыз да бердәм» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде.