«Чуваш әкиятләренең тылсымлы дөньясы»
ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар циклы кысаларында 9 октябрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре 11 нче гимназия укучылары өчен чуваш халык иҗаты буенча «Чуваш әкиятләренең тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрделәр. Балалар чуваш халык иҗаты белән тирәнтен таныштылар, бик теләп чуваш халкының «Тавыштан таны» уенында катнаштылар. Шулай ук чуваш халык мәкальләре, әйтемнәре, табышмаклары, әкиятләре да укучыларны битараф калдырмады. Үзләре дә зур кызыксыну белән әкиятләр укыдылар. Бигрәк тә «Озын койрыклы тычкан», «Алтын букча» һәм башка әкиятләре балаларга ошады. Китап күргәзмәсе оештырылды, китапларга күзәтү үткәрелде.