«Күңел җәүһәрләре»
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Шушы уңайдан, 2 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре АНО «ЦСП «Долголетие» бинасында «Күңел җәүһәрләре» дигән бәйрәм үткәрделәр.
Үзәккә килүчеләр төрле викториналарда һәм шаян бәйгеләрдә катнаштылар. Шулай ук, алар өчен, бәйрәмдә рус һәм татар телләрендә шигырьләр, Ләйсән Шәмсуарова башкаруында җырлар яңгырады.
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырган күнелле тамаша барысының да күнеленә хуш килде.