Центральная библиотека
  • Сайт: http://www.lenskcbs.ru/
  • Телефон: +7(85595)23174
  • E-mail: lenskcbs@mail.ru
  • Адрес: 423258, ул. Шашина, 41, г. Лениногорск. Режим работы: С понедельника по пятницу - 8.00 - 19.00, в воскресенье - 10.00 - 17.00, выходной день - суббота, санитарный день - последний вторник месяца.

«Максат шулдыр: дөньяда сүзем калсын... »

26 сентябрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре 11 нче гимназиядә татар һәм башкорт шагыйре, галим, дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче Габдрәхим Утыз Имәнинең 265 еллыгына багышланган «Максат шулдыр: дөньяда сүзем калсын...» исемле шигърият сәгате үткәрделәр.

Чара барышында укучылар Габдрәхим Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шагыйрьнең «Замана бүләкләре», «Татулык турында», «Гыйлемнең өстенлеге турындагы төркичә бәетләр» әсәрләреннән өзекләр укыдылар, «Сез беләсезме»дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр.