Китапханә турында
Зәй-Каратай авылы китапханәсе (8 нче санлы филиал) 8675 данә китап фонды белән 1947 елда оештырылган. 1963 елда яңа бинага - авыл мәдәният йортының икенче катына күчерелә һәм ике бүлмәне били. Беренче китапханәче Фәүзия Талипова була. Аннан соң, 30 елга якын китапханәне Шәрига Арыслан кызы Галиева җитәкли. 1983 елдан 2000 елга кадәр Рәхимә Харрас кызы хезмәт күрсәтә. 2000 елдан китапханәне Гүзәлия Җәдит кызы Фәхретдинова җитәкли.
Мәктәп,балалар бакчасы, клуб белән яхшы элемтәләр оештырылган. Авыл халкының, бигрәк тә балаларның, файдалы ялын оештыру буенча төрле чаралар уздырыла. Балалар өчен кул эшләре түгәрәге оештырылган. Анда балалар бәйләргә, тозлы камыр белән эшләргә өйрәнәләр. Туган якны өйрәнү һәм тирә-як мохитны саклау (экологик) почмаклары оештырылган. Андагы материалларны кулланып, төрле күргәзмәләр һәм әңгәмәләр, конкурслар һәм викториналар үткәрелә. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, яшьләр һәм өлкәннәр өчен төрле кызыклы кичәләр, очрашулар уздырыла.
2013 елдан китапханә яңа төзелгән авыл мәдәният йортында урын алган.
Китапханә күбәйтү техникасы һәм компьютер белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.