Утлы еллар хәтере
Зәй-Каратай авыл китапханәсе 8 май көнне авыл мәдәният йорты һәм җирле үзидарә белән берлектә обелиск янында " Утлы еллар хәтере»дип исемләнгән Митинг үткәрделәр. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чара «Үлемсез полк» традицион акциясеннән һәм һәйкәлгә веноклар салудан башланды. Бәйрәмне алып баручы авыл китапханәсе мөдире Фәхретдинова Г. З. иде, бәйрәмне ачты авыл җирлеге башлыгы Идиятова М. И. бәйрәм кунагы, район һәм шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе Исламова А. А. барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, Бу бәйрәм көнендә без әти-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын шулай ук җиңү бәйрәменә кадәр яши алмаган сугыш фронтларында һәлак булучыларны искә алдык. Чара ахырында катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.