Гаилә укуы " Мин Тукайга киләм".
Зәй-Каратай авыл китапханәсендә " Мин Тукайга киләм» дип исемләнгән гаилә уку үткәрелде. Әлеге чарага «Мин Тукайга киләм» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда Г. Тукай шигырьләре, әкиятләре җыентыклары тәкъдим ителде. Бу чарада әти-әниләр , әбиләр һәм бабайлар Тукайның күптән укылган һәм яраткан әсәрләрен искә төшерделәр , вакытны файдалы итеп үткәрделәр. Чарада Юнысовлар, Фәхретдиновлар , Шаһиевлар гаиләсе катнашты.