Зай-Каратайская сельская библиотека - филиал № 8

Әңгәмә-диспут«Синең тормышың-синең сайлавың "

Укучыларга барыннан да бигрәк, проблемалар турында фикер алышуда актив катнаша торган чаралар ошый. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан 7 апрель көнне «Синең тормышың-синең сайлавың " дигән әңгәмә-диспут үткәрелде. Чара барышында зарарлы гадәтләр турында белделәр, сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Тәмәке тартуның, алкогольнең, наркотик матдәләрнең зыяны турында диспутта катнаштылар. Укучылар үз фикерләрен актив әйттеләр. Актуаль тема буенча фикер алышу барышында балалар дөрес яшәү рәвеше генә кешегә сәламәт, эштә уңышлы һәм файдалы булырга ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килделәр.