«Иң яхшы уку вакыты» :А.Алиш премия лауреатлары китаплары укыйбыз
Татарстан Республикасы язучыларының балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әсәрләрен популярлаштыру максатыннан Зәй-Каратай авыл китапханәсе «Иң яхшы уку вакыты»: А.Алиш премия лауреатлары китаплары укыйбыз акциясенә кушылды. Чара башында китапханәче укучыларны танылган татар язучысы А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. АннарыА.Алиш премия лауреатлары белән әдәби танышу булды. 1996 елда Татарстан Язучылар берлеге карары белән Абдулла Алиш исемендәге премия гамәлгә куела. Ул ел саен шагыйрь һәм язучылар, шулай ук иҗат коллективларына балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә. Төрле елларда премиягә Рөстәм Мингалимов, Рәфис Корбан, Фәнис Яруллин, Роза Хафизова, Роберт Миңнуллин, Җәүдәт Дәрзаман һәм башкалар ия булды. Укучылар Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары: Ш. Галиев, Р. Корбан, А. Гыймадиев, Р. Миңнуллин, Д. Дарзаман һ.б. китаплары белән таныштылар. Укулар барышында бу язучыларның искиткеч әсәрләре яңгырады.