“Туган телем-алтын бишегем” шигърият сәгате
Зәй-Каратай авылы китапханәсе 21февраль Халыкара туган тел көнендә “Туган телем-алтын бишегем” шигърият сәгате үткәрде. Алар өчен 2019 елгы юбилярлар: Э. Мөкминова, М. Җәлил, Г. Моратов, шулай ук туган як язучысы Таһир Шәмсуаровның «Аклыкка сыену» китаплары тәкъдим ителде.Чара ахырында укытучы Камалетдинова Резедә Т.Шәмсуаровның "Туган тел"шигырен илһамланып укыды. Чара нәтиҗәсендә поэзия тормышыбызны тагын да яктырак, баерак итә , туган телебез – ул байлык ,аңа кадер-хөрмәт белән карарга кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар.