Зай-Каратайская сельская библиотека - филиал № 8

" Еникине укыйбыз» төбәкара акция

Зәй-Каратай авыл китапханәсе 19 февраль көнне " Еникине укыйбыз» төбәкара акциягә кушылды. Аның иҗатының үзенчәлеге шунда: ул кеше үзе белән ялгыз кала торган катлаулы мизгелләрне сурәтли. Аның әсәрләрендә гаделлек һәм намус, тормыш һәм үлем, кешелеклелек һәм түбәнлек кебек төшенчәләр Ватан, ил язмышы белән бергә үрелеп бара.

Акциядә китапханәнең иң актив укучылары катнашты. Акциядә 16 яшьтән алып 79 яшькә кадәр булган укучылар катнашты. Чара башында язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Аннан соң Әмирхан Еникинең «Ялкын» , «Туган Туфан», «Бала», «Матурлык» һ.б. әсәрләреннән өзекләр яңгырады.