Зай-Каратайская сельская библиотека - филиал № 8

Россиядә интернационалистларны искә алу көненә багышланган өстәл китап күргәзмәсе "Әфган ялкыны"

Зәй-Каратай авылы китапханәсендә 13 февраль көнне Россиядә интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Әфган ялкыны» дип исемләнгән өстәл китап күргәзмәсе оештырылды һәм « Без бары тик солдат...» дип исемләнгән мәгълүмати фотокүргәзмә әзерләнде. Биредә сигез солдатнын фотолары , алар турында  информация бирелгән. Күргәзмә укучыларда зур кызыксыну уятты. Көн дәвамында укучылар китапларга күзәтү алып бардылар  һәм фотокүргәзмә белән таныштылар.