Әңгәмә"Безнең тормышта Компьютер"
Зәй-Каратай авылы китапханәсендә 6 февраль көнне "Безнең тормышта Компьютер"дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Интернетның уңай һәм тискәре яклары, заманча мәгълүмати мохиттә җавап һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында таныштылар. Балалар интернет мөмкинлекләре, бу ресурсны уку һәм үсеш өчен ничек кулланулары турында шәхси белемнәре белән уртаклаштылар. Шулай ук балалар өчен кызыклы интернет-сайтлар адреслары белән таныштылар, интернетка карата мәкальләр ясадылар, китапханә фондында булган китаплар белән таныштылар.