Туган якны өйрәнү сәгате «Лениногорск - туган шәһәрем»
15 гыйнварда Укучының Мәдәни көндәлек проекты кысаларында “Лениногорск - туган шәһәрем” дип аталган туган якны өйрәнү сәгате үткәрдек. Чара Лениногорск шәһәре турында шигырьләрен укып башланып китте. Туган якны өйрәнү сәгатендә – аның тарихын, урам исемнәрен, истәлекле урыннарнына багышладык. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләре белгән урамнар турында сөйләделәр. Китапханәдә « Туган ягым киңлекләре»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында балалар Ватан турында шигырьләр укыдылар.