Зай-Каратайская сельская библиотека - филиал № 8

Коррупция Әкиятләр дөньясында

8 декабрь көнне Коррупциягә каршы көрәш кысаларында Зәй-Каратай авыл китапханәсе укучылары белән  «Әкиятләр дөньясында Коррупция»дип исемләнгән профилактик сәгать үткәрелде. Укучылар коррупциянең тарихи тамырларын, ничек тәрҗемә ителүен һәм «коррупция»сүзе нәрсәне аңлатуын белделәр. Ул нинди зыян китерә һәм аның белән ничек көрәшергә була. Балалар   шул темага карата  үзгәртелгән «Теремок» әкиятен тыңладылар.