Глазовская сельская библиотека - филиал № 7
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-7/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl7@tatar.ru
  • Адрес: 423288, Лениногорский р-н, с.Урняк, ул.Школьная,3а. Режим работы: ежедневно с 12.30 до 17 ч. Выходной: понедельник.

Китапханә турында

Глазово авыл  китапханәсе (7нче санлы филиал)  1957 елда ачыла. Ул чорда  анда 5397 данә китап фонды була. Беренче  китапханәче булып Евсеева А.К. эшли башлый. 1984 елдан китапханә Үрнәк-Күмәк авылы мәдәният йорты бинасында урын алган. Китапханәче булып 1995 елдан Гүзәлия Тәкъфил кызы Кыямова эшли.

Китапханә  Үрнәк, Глазово, Петропавловка авыллары халкына хезмәт күрсәтә. Фонд күләмен 9 мең данә китап тәшкил итә. Елына китапханә белән 400 артык китап укучы файдалана. Китапханә   эшенең төп юнәлешләре булып укучыларга патриотик һәм экологик тәрбия бирү тора. Авыл халкының, бигрәк тә балаларның, файдалы ялын оештыру буенча төрле чаралар үткәрелә, уеннар уздырыла. Яңа басылып чыккан китаплар, газета – журналлардагы кызыклы материалларга аеруча зур игътибар бирелеп, укучыларга тәкъдим ителә. Кечкенә балалар өчен әсәрләрне кычкырып уку, “китаплар аланлыгында” әңгәмәләр үткәрелә. Авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә  Яңа ел, 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне, Җиңү көне һәм башка бәйрәмнәр уздырыла.

Китапханә күбәйтү техникасы һәм компьютер белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.