Шугуровская сельская детская библиотека - филиал № 6

Китапханә турында

Шөгер авылы балалар китапханәсенең (6 нчы санлы филиал)  тарихы  20-нче гасырның 50-нче елларыннан башлана. 1952 елда Шөгер район китапханәсе каршында Шөгер балалар китапханәсе ачыла.1956 елда ул район китапханәсеннән аерылып чыгып, район балалар китапханәсе дип аталып йөртелә башлый. Ул вакытта аның фондында 11 мең данә китап саналган. Беренче китапханәче булып Зарипова Мария Михайловна эшли башлый. Район балалар китапханәсе буларак, бу китапханә башка китапханәләр өчен балалар белән эшләү методик үзәгенә әйләнгән. Анда район семинарлары, төрле күрсәтмә-чыгышлар, чаралар оештырылган. Шулай ук авыл китапханәләрен методик материаллар белән дә тәэмин итеп торганнар.

Озак еллар район балалар китапханәсендә хезмәт күрсәткән китапханәчеләр: Рәхимә Закир кызы Канзафарова, Җәүһәрия Гатаулла кызы Билалова, Люция Миндерахман кызы Галиуллина, Энҗе Гариф кызы Билалова. 2003 елдан Шөгер балалар китапханәсендә  Светлана Владимир кызы Зәгъретдинова эшли.

Хәзерге көндә фондында 26 меңләп данә китабы булган балалар китапханәсе белән 600 якын китап укучы файдалана.

Бай эчтәкле фонды, алдынгы эш тәҗрибәсе, киләчәккә перспективалы эш планнары булган Шөгер балалар китапханәсе бүгенге көндә  балаларның заманча компьютер технологияләре кулланырга мөмкинлек биргән мәдәни-ял итү үзәге булып тора.

Китапханә эшенең төп юнәлешләре: туган якның тарихын, сәнгатен, әдәбиятын өйрәнү; китаплар аша балаларда туган җиргә мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү; халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, милли традицияләрен укучыларга җиткерү.

Китапханә күбәйтү техникасы һәм компьютер белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.