Шугуровская сельская библиотека - филиал № 5
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-5/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl5@tatar.ru
  • Адрес: 423282, Лениногорский р-н, с. Шугурово, ул.Гафиатуллина, 2. Режим работы: ежедневно с 9 до 12 ч. и с 13 до 19:00 ч. Выходной: воскресенье.

Китапханә турында

Шөгер авыл китапханәсе (5 нче санлы филиал)  район китапханәсе буларак 1936 елда ачыла. Ул вакытта аның фондында рус телендә 1375 данә һәм татар телендә 669 данә китап санала.

Китапханәдә төрле елларда Хафизов З.Х., Хайруллина М.К., Сигутина Н.В., Галиева Ф.Г., Канзафарова Р.З., Кириллова Л.А., Билалова Э.Г., Зәбирова Н.Р., Гәрәева А.И., Сабирова А.Н. хезмәт күрсәткәннәр. Бүгенге көндә китапханәдә Гүзәл Рамил кызы Бигманова эшли.

 Хәзер китапханә фондында 31 меңнән артык  китап бар. Шуның 10 меңләбе татар телендә. Китапханә елына меңнән артык укучыга хезмәт күрсәтә. Китапханәдә кызыклы һәм тирән эчтәлекле чаралар уздырыла. Еш кына иҗади кешеләр белән очрашулар, әдәби кичәләр, яңа басылып чыккан китапларны тәкъдим итү оештырыла. Авыл кешеләре аларда бик теләп катнашалар.

Китапханә күбәйтү техникасы һәм компьютер белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.