Китапханә турында
Юлтимер авыл китапханәсе (36нчы санлы филиал) 1970 елда ачыла. 1934 елдан 1950 елга кадәр авылда бары тик “уку өе” генә булган. 1950 елдан укучыларга китаплар клубта бирелгән. 1970 елда агач өйдә китапханә ачыла. Беренче китапханәче булып Гаязова С.Х. эшли.
1996 елдан китапханәче булып Гөлчәчәк Фәрит кызы Анисимова эшли.
2000 елда китапханә яңа ике катлы авыл мәдәният йортына күчерелә. Фондында 10 мең данәгә якын китап һәм журнал бар. Елына 350 якын китап укучыга хезмәт күрсәтелә. Шулай ук әдәби һәм төрле темаларга багышланган кичәләр, иртәләр, балалар һәм яшьләр китабы атналыгы, истәлекле һәм әһәмиятле даталар билгеләп үтелә. Китапханә авылда уздырыла торган бәйрәмнәрне оештыруда һәм алып баруда актив катнаша.
Китапханә интернетка чыгу мөмкинлеге булган компьютер һәм күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган.