Урмышлинская сельская библиотека - филиал № 34
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-34/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl34@tatar.ru
  • Адрес: 423294, Лениногорский р-н, с.Урмышла, ул.Центральная, 1. Режим работы: ежедневно с 10 до 15 ч. и с 18 до 19 ч. Выходной: воскресенье.

Китапханә турында

Урмышлы авыл китапханәсе  (34 нче санлы филиал) 1952 елда 4693 данә китап фонды белән агач йортта ачыла. Беренче  китапханәче Исхакова Минҗинан була. Төрле  елларда китапханәчеләр булып Салихова З., Шәйһхлисламова Г., Ногманова М., Хәсәншина К. эшлиләр. 1986 елдан китапханәне  Гөлия Риза кызы Галиева  җитәкли.

Китапханә берничә тапкыр бер бинадан икенче бинага күчерелә. 2009 елдан клуб бинасында урнашкан.

Елына китапханә хезмәтеннән 600 якын китап укучы файдалана. Фондын 14 мең данәдән артык китап һәм журнал тәшкил итә. Халкы аз булган Бохар, Яңа Елховой, Яңа һәм Иске Варваринка авылларына да хезмәт күрсәтелә.

Китапханә эшенең төп юнәлешләре: туган якны өйрүнү һәм экологик белем бирү. Балалар өчен экологик  “Живи Земля”, ветераннар өчен «Мәңге яшисе килә” клублары эшли. Туган якны өйрәнү, милли традицияләрне саклау максатында “Халкыбыз бизәкләре” диеп аталган зур булмаган музей оештырылган. Шулай ук китапханәдә авыл тарихына, аның данлыклы кешеләренә багышланган материаллар, татар халык иҗаты (авыл кешеләре чыгарган бәетләр), җыелган.

Балалар һәм яшьләр белән уздырылган чараларда төрле уен формалары актив кулланыла: Тамчы – шоу, брейн – ринг, “Могҗизалар кыры”, “Бәхетле очрак”, “Кемнең миллионер буласы килә?” һәм башкалар.

Милли бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар мәктәп, клуб белән берлектә билгеләп үтелә.

Китапханә интернетка чыгу мөмкинлеге булган компьютер,күп функцияле җайланма,экран һәм видеопроектор белән җиһазландырылган.