Урдалинская сельская библиотека - филиал № 33
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-33/
  • Телефон: юк
  • E-mail: leninurd33.bibl@tatar.ru
  • Адрес: 423285, Лениногорский р-н, с.Туктарово-Урдала, ул.Советская, 103. Режим работы: Понедельник - суббота с 13:00 до 19:00. Выходной: воскресенье.

Китапханә турында

Урдалы авыл китапханәсе (33 нче санлы  филиал) 1953 елда ачылган. Беренче китапханәчеләр - Бәдгытдинова Ф.Я. һәм Зәгъретдинова З.А. Озак еллар китапханәдә Гөлсинә Хадый кызы Зиангирова эшли. 2012 елдан китапханәче булып Галимова Әлфинур Ядекәр кызы эшли.

Елына китапханәдә 600 дән артык китап укучыга хезмәт күрсәтелә.Фондын 13 мең данәдән артык китап һәм журнал тәшкил итә.

Китапханә эшенең төп юнәлешләре: туган якка мәхәббәт тәрбияләү, милли традицияләргә һәм йолаларга кызыксыну уяту; татар халкының мәдәниятен һәм әдәбиятен китаплар ярдәмендә укучыларга җиткерү; яшьләргә патриотик, экологик һәм әхлаки тәрбия бирү; өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын оештыру.

Мәктәп һәм клуб белән берлектә төрле -төрле чаралар уздырыла.

Китапханә интернетка чыгу мөмкинлеге булган   компьютерлар, күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган.