Китапханә турында
Сугышлы авыл китапханәсе (31нче санлы филиал) 1955 елда оештырылган. Беренче китапханәче - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Зәки кызы Зиатдинова. 1976 елда китапханә яңа мәдәният йорты бинасына күчерелә. Китапханә каршында сугышчан һәм хезмәт даны бүлмәсе оештырылган. Анда Советлар Союзы Геройлары- якташлар Газинур Гафиятуллин һәм Мисбах Халиуллин турында материаллар тупланган.
Төрле елларда китапханәдә Бадыкова Р.А., Сафина Р.Ш., Рахманова Н.К., Басырова Х., Җамалиева И. В. хезмәт күрсәтәләр. 2000 елдан китапханәдә Минзилә Кәтип кызы Вафина эшли.
Китапханә елына 500 артык укучыга хезмәт күрсәтә. 17 меңнән артык китап фонды бар. Туган якны өйрәнү, хәрби-патриотик, әхлак, экологик тәрбия эшенә аеруча игътибар бирелә. Милли традицияләрне яңадан торгызу һәм саклау максатында китапханәдә “Ак калфак” клубы эшли. Клубның төп әгъзалары өлкән яшьтәге укучылар булуга карамастан, очрашуларга балалар һәм яшьләр дә чакырыла. Шулай итеп, татар әдәбиятын, мәдәниятен, милли гәреф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен буыннан-буынга җиткерүдә зур эш башкарыла.
Китапханә компьютер һәм күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган.
Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.