Старошугуровская сельская библиотека - филиал № 30
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-30/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl30@tatar.ru
  • Адрес: 423282, Лениногорский р-н, с.Старое Шугурово, ул.Садри, 7. Режим работы: ежедневно с 10.30 до 15.00 ч. и с 16.00 до 19.00 ч. Выходной: воскресенье.

Китапханә турында

Иске Шөгер авыл китапханәсе (30 нчы санлы филиал)  1959 елда иске клуб бинасының бер бүлмәсендә ачыла. Ул чорда фондында 5 мең данәдән артык китап һәм журнал санала.1959 елдан алып 1967 елга кадәр китапханәче булып Гамилә Сабирҗан кызы Мостафина эшли.

1962 елда китапханә яңа клуб бинасына күчерелә. Төрле  елларда китапханәдә Гыйльманова Г.М., Мөхәмәтҗанова А.Г., Нәбирова А.С., Каюмова З.А., Минәхмәтова Г.Р. эшлиләр.  2010 елда китапханәне Ганиева Гөлнар Равил кызы кабул итеп ала.

Китапханәнең фондын 19 мең данәдән артык китап һәм журнал тәшкил итә. Елына 900 китап укучыга хезмәт күрсәтелә. Туган якны өйрәнүгә, патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.Татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен  саклау максатында   “Мирас” клубы эшләп килә.

Клуб, мәктәп, балалар бакчасы белән берлектә милли бәйрәмнәр, әдәби-музыкаль иртәләр, кичәләр, җирле язучылар белән очрашулар, уен-конкурслар уздырыла.

2012 елда китапханәгә “модель китапханә” статусы бирелә.

Китапханә Интернетка чыгу мөмкинлеге булган ике компьютер һәм күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган.