Старокувакская сельская библиотека - филиал № 27
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-27/
  • Телефон: юк
  • E-mail: leninstarkuv27.bibl@tatar.ru
  • Адрес: 423290, Лениногорский р-н, с.Старый Кувак, ул.Заварыкина, 36. Режим работы: ежедневно с 9.30 до 14.00 ч. и с 16 до 19 ч. Выходной: воскресенье.

Китапханә турында

Иске Куак авыл китапханәсе (27 нче санлы филиал) 1957 елда ачыла. Ул зур булмаган агач йортта урнашкан була. Беренче китапханәче булып Мельникова Мария Ивановна эшли. Озакламый китапханә колхоз идарәсе бинасына күчерелә. 1981 елда авылда яңа Мәдәният Йорты ачыла, китапханәгә дә шуннан бүлмә бирелә. 2001 елдан китапханәче булып Хавратова Наталья Васильевна  эшли.

Китапханә елына 900 китап укучыга хезмәт күрсәтә. Фондында 13 мең данәдән артык китап һәм журнал тупланган. Китапханә үзенең эшендә Сугыш һәм Хезмәт Даны музее материалларын  бик еш куллана. Анда Советлар Союзы Геройлары И.А.Заварыкин һәм В.И.Яницкийга, Бөек Ватан сугышына багышланган экспонатлар тупланган.

Яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирүгә һәм өлкәннәр ялын оештыруга да зур игътибар бирелә. Мәдәният йорты, мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә төрле кичәләр, конкурслар, театральләштерелгән бәйрәмнәр уздырыла. Китапханә шулай ук “Сәламәт яшәү рәвеше” һәм “Экология” юнәлешләрендә дә эш алып бара, авылның мәдәни чараларында актив катнаша.

2015 елда китапханәгә “модель китапханә”  статусы бирелде, материаль базасы яхшыртылды, проектор белән экран куелды.

Китапханә компьютер һәм күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.