Китапханә турында
Иске Иштирәк авыл китапханәсе (26 нчы санлы филиал) 1954 елның 9 сентябрендә ачыла. (Аңа кадәр 1936 – 1946 елларда авыл клубы каршында “уку өе” ндә Мәхмүт Шәрифулла улы Гайфуллин эшләгән). Ул чакта китапханә фондын 1029 данә китап һәм газет тәшкил итә. Беренче китапханәче итеп Шәйхелисламова Гөлсинә билгеләнә.
Төрле елларда китапханәдә Тәхаува Л.И., Туктарова Р.И., Нигъматуллина З.Х., Гыйләҗева Ф.Ф., Насыйбуллина З.И., Борханова Х.Х. хезмәт күрсәтәләр. Хәзерге көндә китапханәчеләр булып Светлана Абрик кызы Шакирова һәм Гүзәлия Минәхмәт кызы Сәлахова эшлиләр.
1967 һәм 1987 елларда китапханә авыл мәдәният йортларының яңа биналарына күчерелә. Хәзерге көндә китапханә икенче катта иркен ике бүлмәне били. Китап укучыларга уку залында һәм абонемента хезмәт күрсәтелә.
Китапханәнең фондын 16 мең данәдән артык китап һәм журнал тәшкил итә. Елына китапханә хезмәтеннән 1400 дән артык укучы файдалана. Алар өчен әдәби иртәләр һәм кичәләр, әңгәмәләр, күзәтүләр, иҗат кешеләре белән очрашулар, яңа китапларны тәкъдим итү, уен һәм викториналар уздырыла. Клуб һәм мәктәп белән берлектә милли бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар билгеләп үтелә.
Китапханә компьютер һәм күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.