Китапханә турында
Спиридоновка авыл китапханәсе (25 нче санлы филиал) 1948 елда оеша. Аңа кадәр китапларның бер өлеше авыл советы бинасында, ә икенче өлеше клубның уку залында клуб мөдире П.И.Потаповада саклана.1948 елның августында китапларны уку залына туплыйлар. Китапханәче итеп Эскина М.В. билгеләнә. 1949 елда авыл советы китапханә өчен агачтан салынган йорт сатып ала. 1972 елның февраль аенда китапханә яңа клуб бинасына күчерелә һәм бүгенге көндә дә шул бинада хезмәт күрсәтә.
1977 елдан алып бүгенге көнгә кадәр китапханәдә Гаврилова Мария Ивановна эшли.
Китапханә фондында 8 мең данә китап һәм журнал саклана. Аның белән 200 дән артык укучысы файдалана.
Туган якның, мордва халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен укучыларга җиткерү буенча зур эш алып барыла. Клуб хезмәткәрләре берлектә милли бәйрәмнәр, ял итү кичәләре, кич утырулар уздырыла.
2014 елдан китапханә компьютер белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.