Сарабикуловская сельская библиотека - филиал № 24

Китапханә турында

Сарабиккол авыл китапханәсе (24 нче санлы филиал)  1935 елда агач йортта  ачыла. 1985 елда авыл клубы бинасының  икенче катына күчерелә. Төрле  елларда китапханә Ф.Гарипова, С.Мостафина, Җ.Фәйрузова, С.Фәхрисламова, Л.Гилалова, М.Сафина, Р.Ялакова эшлиләр. Озак еллар (1987 – 2010) китапханәдә  Рәшидә Ямалетдинова хезмәт күрсәтә. 2010 елның  августыннан китапханәче булып Миләүшә Котдус кызы Хәкимова эшли.

Елына китапханә 700 китап укучыга хезмәт күрсәтә.  Фондын 14 мең данә китап  тәшкил итә. Туган якны өйрәнүгә һәм патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Җирле язучылар белән очрашулар, авыл турындагы яңа китапларны тәкъдим итү кичәләре уздырыла.  Төрле яшьтәге  укучылар белән  күзәтүләр, әңгәмәләр, кичәләр һәм конкурслар үткәрелә.

Китапханә интернетка чыгу мөмкинлеге булган компьютер белән җиһазландырылган.