Новочершилинская ельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-23/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl23@tatar.ru
  • Адрес: 423274, Лениногорский р-н, п.Новочершилинский, ул. Центральная, 12а. Режим работы: ежедневно с 9 до 12 ч. и с 15 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

Китапханә турында

Яңа Чыршылы авыл китапханәсе (23нче санлы филиал) беренче тапкыр 1953 елда Горкино авылында  агач бинада ачыла. Китапханәче булып озак еллар Кузьмина Александра Михайловна  эшли. 1977 елда Яңа Чыршылы диеп аталган поселок  барлыкка килә һәм китапханә шунда күчерелә. Китапханәче булып Вахитова Хәлимә эшли башлый. Төрле елларда китапханәдә Гайфетдинова Г.Б., Магалимова Г.Ф., Сафуанова Г.Ф., Низамова Д.И. хезмәт күрсәтәләр. 2007 елдан китапханәдә Фирая Әхмәт кызы Абдуллина эшли.

1990 – 2011 елларда китапханә элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан була.  2011 елда Яңа Чыршылы авылы мәдәният йортында урын ала.

Китап фонды 8 меңнән артып китә. Елына 500 китап укучыга хезмәт күрсәтелә. Балаларны китап укуга җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Алар өчен әдәби күзәтүләр, әңгәмәләр, төрле темаларга викторина һәм уеннар үткәрелә. Китапханә мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә эшли. Авыл халкы өчен бергә төрле чаралар һәм бәйрәмнәр уздырыла.

Китапханә компьютер һәм күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.