Новочершилинская ельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-23/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl23@tatar.ru
  • Адрес: 423274, Лениногорский р-н, п.Новочершилинский, ул. Центральная, 12а. Режим работы: ежедневно с 9 до 12 ч. и с 15 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

"Минем яраткан Мурзилка журналы"

21 май көнне Яңа Чыршылы китапханәсенә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Минем яраткан Мурзилка журналы"дип исемләнгән журналга күзәтү оештырылды.. Чара барышында балалар «Мурзилка» дип исемләнгән популяр балалар әдәби-сәнгать журналы турында күп кенә яңалыклар белделәр. «Мурзилка» журналы битләрендә  балалар язучылары: Агни Барто, Корней Чуковский, Самуил Маршак, Михаил Пришвин, Константин Паустовский, Сергей Михалков, Эдуард Успенский һәм башка бик күпләрнең хикәяләре һәм шигырьләре басылуын белделәр. Шулай ук «Мурзилка» журналы әдәби әсәрләр, танып-белү һәм өйрәтү материаллары, рәсемнәр һәм фотографияләр, башваткычлар, ребуслар, табышмаклар, хатлар һәм укучыларның үз рәсемнәрен үз эченә ала. Чара ахырында балалар «Мурзилка» журналыннан табышмаклар , ребуслар чиштеләр.