"Укучының мәдәни көндәлеге”
11 май көнне Яңа Чыршылы авылы китапханәсендә, 1 – 4 сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” буенча бәйрәм уздырылды. Кичәгә “ Яраткан китаплар иленә сәяхәт” дип аталган китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Иң актив китап укучыларыбызны бәйрәм белән котладык һәм альбом, буяу каләмнәре белән бүләкләдек.