«Тукайга мәхәббәт белән»
26 апрель көнне китапханәдә Г. Тукайның туган көне уңаеннан «Тукайга мәхәббәт белән» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Габдулла Тукай татар халкы тарихында аерым урын алып тора. Без Тукаебыз булганга бәхетле. Чарада катнашучыларны бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Чарага килүчеләр шагыйрьнең “Туган тел”, “Шүрәле”, “Су Анасы”, “Туган жиремә” , “Китмибез”, “Мәхәббәт”,” “Бәйрәм бүген” һ.б. яраткан шигырьләрен татар, рус телләрендә укыдылар.