«Бөек космонавтлар»
12 апрель көнне Космонавтика көне билгеләп үтелә. Яңа Чыршылы авыл китапханәсендә «Бөек космонавтлар» исемле танып-белү сәгате узды. Әңгәмә барышында укучылар иң беренче космонавтлар белән таныштылар. Космонавтлар Юрий Гагарин, Г. Титов, А. Г. Николаев, П. Р. Попович, В. Ф. Быковский, шулай ук беренче совет хатын – кыз-космонавт В. В. Терешкова турында бик күп яңалыклар белделәр. Китапханәче галәмнең тылсымлы матурлыгы һәм бөек сере турында сөйләде. Укучылар йолдызның планетадан нәрсәсе белән аерылып торуын, шулай ук космик тикшеренүләр нәтиҗәләреннән һәрберебезнең нинди файда булуын, космик тармакның уңышлары турында белделәр.