«Тагын бер тапкыр сәламәтлек турында "
7 апрель көнне Яңа Чыршылы авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чара үткәрелде. Китапханәдә «Тагын бер тапкыр сәламәтлек турында " исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә дөрес туклану һәм диеталар, озак елларга үз сәламәтлегеңне ничек саклап калу турында китаплар һәм мәкаләләр тәкъдим ителде. Китапханәгә килүчеләр күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Чара ахырында барлык катнашучылар да сәламәт яшәү рәвеше турында буклетлар алдылар.