"Яз хәбәрчеләре"
2 апрель көнне Яңа Чыршылы авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен Халыкара кошлар көненә багышланган « Яз хәбәрчеләре “ исемле экологик сәгать үткәрелде. Мәктәп укучылары кошлар дөньясы турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, конкурсларда актив катнаштылар. Кошлар турында мәкальләр һәм әйтемнәрне китапханәче белән бергәләп искә төшерделәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.