« Пушкинны бергә укыйбыз»
6 июнь көнне Яңа Чыршылы авыл китапханәсе « Пушкинны бергә укыйбыз» исемле халыкара Акциясенә кушылды. Акция Россиянең Пушкин көненә һәм рус теле көненә багышлана. Александр Сергеевич Пушкин-бөек рус шагыйре һәм язучы. Китапханәдә китапханәче укучыларны бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. А. С. Пушкин китаплар бик яратты, үзе дә бик күп искиткеч әсәрләр иҗат итте. Китапханәдә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинга багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучылар белән бергә язучының шигырьләрен, әкиятләрен, башка әсәрләрен искә төшерделәр Күргәзмә янында әдәбият турында күзәтү, әңгәмәләр үткәрелде.