"Бәхетле балачак"
1 июнь Халыкара балаларны яклау көне. Бу көнне Яңа Чыршылы авыл китапханәсенә балалар чакырылды. Китапханәче балаларны уку елы тәмамлану һәм җәйге каникуллар башлану белән котлады. Аннан соң, балалар китапханәче белән берлектә мавыктыргыч әкият иленә сәяхәт иттеләр, анда аларны әкият китаплары көтә иде. Бәйрәмдә балалар катнашты, алар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле конкурсларда катнаштылар. Чара ахырында асфальтта рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурстан соң барысы да татлы бүләкләр алдылар.