Новоиштерякская сельская библиотека - филиал № 21
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-21/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl21@tatar.ru
  • Адрес: 423276, Лениногорский р-н, с.Новый Иштеряк, ул.Центральная, 7. Режим работы: ежедневно с 8 до 11 ч. и с 15 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

Китапханә турында

Яңа Иштирәк авыл китапханәсе   (21 нче санлы филиал) 1957 елның 9 июлендә  ачыла. Беренче  китапханәче Фәхрисламова Сабира була.

Китапханәдә төрле елларда Ризванова М.М., Шәмсуллина М.Х., Шәмсуллина Л.Я. хезмәт күрсәтә. Хәзерге көндә китапханәче булып Миләүшә Сәгыйть кызы Тәхаутдинова эшли.

Ачылган  көненнән китапханә алты тапкыр бер бинадан икенче бинага күчерелә. 2001 нче елның 20 гыйнварыннан яңа төзелгән мәдәният йорты бинасында урнаша.

Фондында 15 мең данә китап һәм журнал санала. Монда елына 700 китап укучыга хезмәт күрсәтелә. Алар белән әңгәмәләр, әдәби күзәтүләр, конкурслар, викториналар, төрле темаларга багышланган кичәләр уздырыла. Китапханә авылда очрашу һәм аралашу үзәге булып тора, мәктәп һәм клуб белән берлектә төрле чаралар  һәм бәйрәмнәр үткәрелә. Балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле темаларга рәсем ясау буенча, сәнгатьле уку, “иң яхшы укучы” конкурслары уздырыла.

Китапханә Интернетка чыгу мөмкинлеге булган компьютер, күбәйтү техникасы белән җиһазландырылган.