Нижнечершилинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-20/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl20@tatar.ru
  • Адрес: 423296, Лениногорский р-н, с.Нижние Чершилы, ул.Центральная, 56. Режим работы: ежедневно с 10 до 14 ч, с 15:30 до 19ч. Выходной: воскресенье.

Китапханә турында

Түбән Чыршылы авыл китапханәсе (20 нче санлы филиал) 1951 нче елда клуб бинасында 6652 данә китап фонды белән ачыла.1977 елда китапханә яңа авыл клубы бинасына күчерелә.

Беренче китапханәчеләр  Фәхриев Гатуф һәм Мусина Банат булалар.  Озак еллар китапханәдә Роза Алексей кызы Вафина һәм Минзилә Әгъзәм кызы Ямалетдиновалар эшлиләр. Хәзерге көндә китапханәдә Рәисә Гасим кызы Сафина һәм Рәмзия Гадый кызы Фәзлирахманова хезмәт куялар.

Елына китапханәнең  абонементында һәм уку залында 1400 дән  артык китап укучыга хезмәт күрсәтелә. Фондны 13 мең данә китап тәшкил итә.

Түбән Чыршылы китапханәсе эшенең төп юнәлешләре булып патриотик тәрбия һәм милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне яңадан торгызу һәм саклау тора. Китапханә каршында туган якны өйрәнү  (1975 елдан), сугышчан һәм хезмәт даны  (1985 елдан) музейлары оештырылган. Анда төрле темаларга экскурсияләр, Батырлык дәресләре, туган якны өйрәнү сәгатьләре, кызыклы очрашулар үткәрелә. Озак еллар китапханәдә яшьләрне һәм өлкән буынны берләштергән “Аулак өй” клубы эшләп килә.

Китапханә компьютер һәм күбәйтү техникасы  белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.