Китапханә турында
2 нче номерлы шәһәр китапханәсе 1962 елда Девон урамы 98нче йортта ачыла. 1992 елда китапханә Девон урамындагы 90 нчы номерлы аерым торучы бинага күчерелә.
Китапханәне 40 елга якын Асия Галимҗан кызы Якупова җитәкли. 2015 елның башыннан китапханәдә Эльза Владимир кызы Хайрулина эшли.
Хәзерге көндә китапханә белән меңгә якын китап укучы файдалана. Елына монда 20 меңләп данә китап бирелә. Китапханә үзенең эшен шәһәрнең 1нче һәм 3нче мәктәпләр белән берлектә алып бара. Һәр елны беренче сыйныф укучылары өчен “Китап укучыга багышлау” бәйрәме үткәрелә. Мәктәп укучылары белән Яңа ел бәйрәмнәре,төрле темаларга багышланган балалар иртәләре, әдәби викториналар һәм уеннар үткәрелә.
Яшүсмерләр һәм балалар өчен “Иң яхшы укучы” дип аталган конкурслар үткәрелә. Шулай ук яшьләрнең Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулары да кызыклы үтә.
Өлкән яшьтәге укучыларның ялын оештыруга да зур игътибар бирелә. Өлкәннәр көне, Инвалидлар көне, Әниләр көне һәм башка бәйрәмнәр әдәби кичәләр, табын янында чәй эчүләр белән билгеләп үтеләләр.
Китапханә күбәйтү техникасы һәм компьютер белән җиһазландырылган. Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.