Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: юк
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

Китапханә турында

Мөэмин –Каратай авыл китапханәсе (19 нчы санлы филиал) 1923 нче елда ачыла. 1992 елда ул авыл клубы бинасына күчерелә. 1969 елдан алып 2007 елга кадәр китапханәче булып Әлфия Гата кызы Усманова эшли.

Төрле елларда авыл китапханәсендә Шәрифуллина Н.В., Гильманова Л.Г. эшләгән. 2015 елда китапханәне Лилия Тәлгать кызы Шәйхетдинова кабул итеп ала.

Елына китапханә хезмәте белән 300 гә якын китап укучы файдалана. Фондында 10 мең данә китап һәм журнал исәпләнә.

 Биредә китаплар аша туган җиргә мәхәббәт,Ватан өчен горурлык хисе тәрбияләүгә, тирә-як мохитны, табигатьне саклауга зур игътибар бирелә. Авыл халкы өчен туган якны өйрәнү сәгатьләре, җирле язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар, яңа басылып чыккан китапларны тәкъдим итү кичәләре үткәрелә. Мәдәният йорты  хезмәткәрләре белән берлектә Сабантуй, Нәүрүз, Җиңү бәйрәме, Әниләр бәйрәме, Өлкәннәр көне, Яңа ел кебек бәйрәмнәр оештырыла.

Китапханә компьютер белән җиһазландыралган.