“Бөек Җиңүгә 74 ел”
8 нче май көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә һәйкәл янында “Бөек Җиңүгә 74 ел” дип исемләнгән митинг тантанасы уздырдылар. Елына бер килә, аеруча күңелне кузгата, уйландыра, чыннан да күз яшьләре аша елмайта торган көн ул. Җиңү бәйрәме! Батырлык алдында баш идерә, аяз күкле торышның кадерен белергә чакыра торган тарихи мизгел ул! Без әлеге тантананы мәгънәле, истә калырлык, сугышның нәрсә икәнлеген белмәгән яшь буынга төшендерергә тырышабыз! Шулай эшләмәсәк буыннар чылбыры өзеләчәк, каһарманнар фидакарьлеге тоныкланачак.
Бөек Җиңүнең 74 еллыгына һәйкәл янына шактый халык җыелды. Сугыш ветераннарының юклыгы, аларның җитмәве нык сизелә. Шулай да тылда җиңүне якынайткан әбиләрнең барлыгы, яудан кайтмый калганнарның сигезенче дистәне тутырып килгән, балачагын сугыш урлаган буынның һәйкәл янына килүе тантаналы минутларның эчтәлеген тирәнәйтә. Мәктәп укучылары тыл һәм сугыш ветераннарына багышлап сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, яшь талантлы кызларыбыз әби-бабай, апа-абыйларга халкыбызның милли биюләрен тәкъдим итте. Әлбәттә, бу изге бәйрәмдә хәрби-патриотик юнәлештәге шигырьләр дә байтак яңгырады. Митинг китапханәче, шагыйрь Таһир Шәмсуаров тарафыннан иҗат ителгән бер пәрдәлек “Яу кырыннан хатлар исемле” спектакль белән тәмамланды